Казанда Татарстанның сынлы сәнгать осталарының берсе, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы Зөфәр Гыймаевның «Рәсем – мәхәббәтем минем» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла. Быел гыйнвар аенда ул үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Күргәзмә рәссамның юбилеена багышлана һәм аның иҗатының төрле чорларын чагылдыра. Күргәзмәнең исеме дә очраклы гына түгел, рәссам 50 елдан артык иҗат итә, ә туган көне уңаеннан экспозициядә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмасыннан һәм рәссамның шәхси коллекциясеннән 70 әсәр тәкъдим ителәчәк.
Зөфәр Гыймаев Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә туган. Казанга күчеп килгәннән соң Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. 1976 елда И.Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институты дипломын алган. 1977-1980 елларда Харис Якупов җитәкчелегендәге СССР сәнгать академиясенең иҗат остаханәсендә эшләгән. 2008 елдан алып 2013 елга кадәр Россия рәссамнар берлегенең Татарстан Республикасындагы бүлеге рәисе, 2013 елдан 2020 елга кадәр ТР рәссамнар берлеген җитәкли, Бөтенроссия һәм республика пленэрларын оештыручы була.
Зөфәр Гыймаев республиканың әйдәп баручы сынлы сәнгать осталарының берсе. Гыймаевның иҗади әсәрләре хәзерге татар авылы тормышына багышланган, алар авылның чынбарлыгын, хезмәт кешеләренә карата мәхәббәт һәм игътибар, хөрмәтне сурәтли.
Рәссам иҗатының күпчелек өлешен пейзаж алып тора. Ул табигатьне тасвирлый. Портрет сәнгате өлкәсендә рәссам җитди уңышларга ирешкән.
Рәссамның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, С. Сәйдәшев исемендәге музейда, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында, Әлмәт картиналар галереясында, В.И.Суриков исемендәге сынлы сәнгать музеенда (Красноярск), шулай ук Россия һәм дөньяның (Польша, Словакия, Чехия, Германия, Төркия, Израиль, Франция, Англия, АКШ һ.б.) шәхси коллекцияләрендә саклана.
Пресс-релизда А.И. Новицкийның мәкаләсе кулланылды.