Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре игътибарына! Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясен үткәрү көне үзгәрде

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 22 гыйнварында сәг. 11.00 Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының  йомгаклау коллегиясе  узачак.

Йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашачак. Министрлыкның 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясаячак.

Журналистлар өчен трансфер Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан 22 гыйнвар көнне сәг. 6.00 оештырыла. Аккредитация Aygul.Nadyrshina@tatar.ru почтасы аша 20 гыйнвар сәг. 10:00 кадәр узарга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 264-73-98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International