20 гыйнварда "Республика йөзләре. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев» күргәзмәсе ачыла.

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 20 гыйнварыннан "Россия - минем тарихым" мультимедиа тарихи паркының 1нче павильонында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә эшли башлый.

Интерактив күргәзмә Минтимер Шәймиевнең Президент вазифасында иҗтимагый - сәяси, мәдәни һәм икътисадый аспектларын яктырткан фото - һәм видео-материаллар белән таныштырачак.

Мультимедиа паркының 1нче павильонында материаллар 26 залда урнаштырылачак, алар 3 чорга бүленгән.

Шулай ук Татарстан Республикасы милли музее, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы музее республиканың беренче Президенты эшчәнлеге белән бәйле экспонатлар тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәнең тантаналы ачылышы 20 гыйнварда 09:00 сәгатьтә "Россия - минем тарихым" мультимедиа тарихи паркында узачак.

Күргәзмә 2021 елның 30 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International