15 гыйнвар 18:30 сәг. «Мир» кинотеатрында «Ad Libitum корпорациясе»фильмының премьерасы алдыннан күрсәтү уза. Бу көнне Казанга төп рольне башкаручы Шамил Хәмәтов һәм кинокартинаның продюсеры Илья Шемятов киләчәк.
"Ad Libitum корпорациясе" - хәзерге дөньяда барысын да акчага сатып алып буламы темасына кагылышлы кискен сюжетлы триллер.
Төп герой-уңышлы журналист һәм үз эшенең чын фанаты, ул романтикага яки авантюраларга бирелми. Мондый кешеләр мәхәббәт хисен белми, аның төп максаты — кызыклы тормышта яшәү. Хәзерге дөньяда уңышлы һәм акчалы кешегә күп кенә хатын-кызлар гашыйк була, әмма ул аларны яратмый һәм һәрвакыт ялгыз. Нәрсә булыр, мәхәббәт хисен сатып алу мөмкинлеге булганда бу вакыйга ничек тәмамланыр?
Бу-детектив триллер, маҗаралар, мәхәббәт һәм фәлсәфи мәсьәләләрдән торган күп катламлы тарих.
Фильм Россия киносының XXVIII «Окно в Европу» 2020 фестивале программасына кергән.
Шамил Хәмәтов һәм Илья Шемятов катнашында матбугат конференциясе 16:30 сәг. «Мир» кинотеатрында узачак.
Журналистларны чарага чакырабыз. Аккредитация: pr@tatarkino.ru;
+7 (999) 169-45-10, Фаина Харитонова.