12 гыйнвар көнне Ташкентның яшьләр иҗат сараенда милли кино сәнгате атналыгы кысаларында «Сөмбел» исемле тулы метражлы нәфис фильмның премьерасы булып узды. Чараны "Үзбәккино" милли агентлыгы оештырды.
Фильм «Бохарилар» ҖЧҖ белән берлектә «Үзбәккино» һәм «Татаркино» тарафыннан төшерелгән.
Премьера алдыннан Яшьләр иҗат сараеның зур залында Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге вәкилләре концерты үтте.
Миләүшә Айтуганова катнашучыларны видео аша сәламләде.
Тамашачылар белән очрашуга режиссер-куючы һәм сценарий авторы Рәшит Маликов, төп рольне башкаручы Сабина Асанова, оператор-куючы Хөсән Алиев, костюмнар буенча рәссам Сабина Назармөхәммәтова, режиссер ассистенты Наталья Дворянчикова, директор урынбасары Әбдерәүф Джураев килде. Алар тасма өстендә эшләүдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Фильм Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән. Картинаның сюжеты буенча, Сөмбел белән Булат бер-берсенә гашыйк булалар, аларның балалары туа. Әмма Булат хыянәт итә. Хыянәтне кичерә алмыйча, кечкенә улы белән Сөмбел Бохарага туганнарына юл тота.…