Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Михаил Кузнецовның шәхси күргәзмәсе ачыла

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

22 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман этносәнгате музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Кузнецовның «Исәнмесез, дуслар!» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачыла. Ул рәссамның 75 еллыгына багышланган һәм авторның шәхси коллекциясеннән 100 әсәрне үз эченә ала.

23 гыйнварда сәг.10:00 сәнгать эшлеклесе белән очрашу да булачак.

Күргәзмә 2021 елның 29 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Үткәрү урыны: Алабуга шәһәре, Казан ур., 17а, хәзерге заман этносәнгате музее.

Эш тәртибе: һәр көнне 9.00-18.00 сәг, ял көне-дүшәмбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International