Екатеринбургта Альфрид Шәймәрдановның уникаль күргәзмәсе ачылды

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Россиядә Казан рәссамы Альфрид Шәймәрдановның «Бәхет мәңгегә!» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Экспозициягә рәссамның 37 хезмәте кергән. Екатеринбургта бу рәссамның беренче шәхси күргәзмәсе. Альфрид Шәймәрдановның махсус сәнгать белеме юк. Ул 1961 елда Татарстанның Саба районы Сабабаш авылында туган. Балачагы Карагандада узган, 1962 елда әти-әнисе Казахстанга күченгән. Әтисе гомере буе күмер шахтасында, әнисе ипи заводында эшләгән. Грузин рәссамы Нико Пиросмани турындагы фильм балачакның иң якты хатирәләренең берсе булды, ди рәссам.

Мәктәпне тәмамлагач ул җылыту җиһазлары заводында фрезеровщик булып эшли, Төньяк флотта хезмәт итә. Аннары Карагандага кайта, «Стройпластмасс» заводына китә, анда фаҗига - сул кулы җәрәхәтләнә. Шуннан соң Шәймәрданов Ленинградка китә, анда Ленинград киноинженерлар институтына укырга керә. Төньяк башкаланың мәдәни мохиты рәссамның иҗади үсешендә төп роль уйный.

Институтны тәмамлап, Шәймәрданов Казанга кайта, берничә ел кинохроника студиясендә танылган режиссер-документалист Марина Разбежкина белән эшли. Аның фикеренчә «Альфрид картиналары - ул югары сәнгать түгел, ә кешеләр тарафыннан онытылган нәрсәне әйтә белү сәләте, бу бик сирәк күренеш, онытылган - тарихи балачагыбызны үзенең иҗаты белән искә төшерергә ярдәм итә торган гаҗәеп шәхес».

Альфрид Шәймәрданов хезмәтенең темалары беркатлы рәссамнар өчен гадәти-бәйрәмнәр, җәнлекләр, туган шәһәре-Казан.

Екатеринбург сәнгать музеендагы "Бәхет мәңгегә!" күргәзмәсе 2021 елның 4 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Ирина Киселева тексты, Евгений Поторочин фотосурәтләре/ Культура-Урала.РФ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International