Казан консерваториясенең танылган профессоры Ирина Дубинина вафат

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең легендар педагогы, иң өлкән профессорларының берсе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты, II дәрәҗәле «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале кавалеры Ирина Дубинина вафат булды.

И.С. Дубинина Мәскәү консерваториясен һәм аспирантурасын тәмамлый, искиткеч белем ала, аның остазлары-танылган педагоглар Яков Зак һәм Лев Оборин. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Казан консерваториясендә пианистика мәктәбенең иң яхшы традицияләре сакланган.

Ирина Дубинина бөтен гомерен консерваториягә багышлаган, 70 ел буе ул укытучы булып эшли. 25 елдан артык пианистка махсус фортепиано кафедрасын җитәкли, 120дән артык укучы чыгарган.

Аның укучылары арасында Ю.Егоров, Л.Казачкова, М.Сухаренко, Г.Абдуллина, А.Михайлов, С.Федосеева, Д.Галиева, О.Степанова, М.Михайлова һәм башкалар бар. Алар Россия һәм чит илләрдә музыка көллияте һәм консерваторияләрдә укыталар.

Ирина Дубининаның үлеме Казан консерваториясе һәм музыка мәдәнияте өчен зур югалту.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы И.С.Дубининаның хезмәттәшләре һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International