Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре игътибарына

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

11 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы  мәдәният министрлыгында "Буада  Раштуа" кече фестиваленә багышланган  матбугат конференциясе булачак.

2021 елның 12-15 гыйнварында Буа дәүләт драма  театрында "Буада  Раштуа" дип  аталган мини-фест узачак. Буа  театры 2020 елдагы премьера спектакльләренең бер өлешен Россия милли театр премиясе экспертлары һәм "Алтын битлек" фестивале, театр тәнкыйтьчеләре, пьесалар авторлар, җәмәгатьчелек, матбугат вәкилләре өчен тәкъдим итәчәк.

Спикерлар:

1. Ирада  Әюпова-Татарстан Республикасы мәдәният  министры;

2. Раил  Садриев-театрның сәнгать җитәкчесе-директор, Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев  исемендәге иҗтимагый премия  лауреаты.

3. Нияз  Игъламов — театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының махсус проектлар кураторы, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм Д.Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия лауреаты.

Аккредитация электрон почта аша: Aygul.Nadyrshina@tatar.ru һәм teatrbua@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International