Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Яңа ел белән котлавы

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне яңа 2021 ел белән тәбриклим! Узган елда, Татарстан мәдәнияте, тирә яктагы эпидемиологик шартларга карамастан, безне һәрдаим кызыклы проектлар белән сөендереп торды. Без көчебездән килгәнчә халкыбызның милли патриотик рухын тәрбияләүче, сәнгатькә мәхәббәт уятучы тулы канлы иҗади мохит тудырырга тырыштык. 2020 ел безгә кеше гомеренең никадәр кадерле булуын һәм тормышның һәр мизгеленә куанып, матур итеп яшәргә кирәклеген кабат исбатлады. Тагын бер ел тарих битләренә күчсә дә, җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше булган мәдәнияткә багышланган яңа унъеллыкка атлыйбыз.
    Сәнгать әһелләренең киңкырлы сәләте һәм тырышлыгы безгә күп авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте. Аларның тугры хезмәте ярдәмендә күпмилләтле Татарстан сәнгате кеше тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Мин яңа 2021 елның да матур вакыйгаларга, яңа ачышларга бай булачагына ышанам!
    Яңа елга күтәренке кәеф, чиста күңел һәм үз көчегезгә зур ышаныч белән керүегезне телим! Ниятләнгән эшләребез уңышлы булып, яңа иҗади проектларга нигез салынсын. Туганнарыбыз һәм якыннарыбызның ярдәмен тоеп, Яңа елга матур өметләр белән аяк атлыйк. 2021 ел илебезгә бары тик куанычлы вакыйгалар һәм яңа ачышлар гына алып килсен. Сәламәт булыйк!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International