Казан консерваториясе Нәҗип Җиһановның 110 еллыгын билгеләп үтә

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Казан дәүләт консерваториясе уку йортына нигез салучы һәм беренче ректоры Нәҗип Гаяз улы Җиһановның 110 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы кичә әзерли. Чара 15 гыйнварь-күренекле татар композиторының туган көнендә узачак.

Тамашачыларга Җиһановның иҗади тормышыннан архив видеокадрлары күрсәтеләчәк, сәламләү сүзе белән Казан консерваториясенең хәзерге ректоры Рубин Абдуллин чыгыш ясаячак.

Кичәдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның танылган әсәрләре башкарылачак.

Концерт программасында симфоник оркестр һәм Казан консерваториясе хоры, урта махсус музыка мәктәбе һәм 4нче номерлы балалар музыка мәктәбе хор коллективлары, шулай ук вузны тәмамлаучылар һәм студентлар, җырчылар Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Диләрә Төхвәтуллина, Валентина Строганова, Илгиз Мөхетдинов, Илдар Рәхимов, Бао Веньцзе, Алексей Чайников һәм башкалар катнашачак. Дирижер - Евгений Афанасьев. Программаны Юлия Семенова һәм Идел Кыямов алып бара.

Тантаналы кичәнең язмасын оештыручылар Казан консерваториясенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International