Кичә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваның тормыш иптәше – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Камил Фәйзрахманов вафат булды.
Артист белән хушлашу бүген 11:00 сәгатьтә Мәрҗани мәчете янында узачак.
Камил Фәйзрахманов-40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшли, соңгы елларда ул Татар дәүләт опера һәм балет театрында хезмәт итә.
Дүрт ел элек "Казан» никахлар сараенда алар энҗе туйларын билгеләп үткәннәр. Киләсе елның август аенда парлылар бергә яшәүләренә 35 еллыгын билгеләп үтәрләр иде.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Венера Ганиева гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша.