Кукмара районында ике яңа мәдәният йорты ачылды

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Бүген Кукмара районының Иске Юмья һәм Югары Шәмәрдән авылларында ике яңа мәдәният йорты ачылды. Беренчесе "Мәдәният" милли проекты кысаларында яңартылды. Аның төзелешенә 20 миллион сумнан артык акча тотылган. 200 урынга исәпләнгән бер катлы бинада шулай ук китапханә, ял итү бүлмәсе, административ бүлмәләр урнашкан.

Югары Шәмәрдәндә мәдәният йорты 50 урынга исәпләнгән һәм «Авыл клублары» республика программасы буенча яңартылган. Аны төзүгә 10 миллион сумнан артык акча тотылган.

Исегезгә төшерәбез, быел республика финанс ярдәме белән 12 мәдәният йорты, ә «Мәдәният» милли проекты кысаларында 8 мәдәният йорты ачылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International