15 апрельдә Казанда Тукайның үлеменә 100 ел тулуга багышланган чаралар узачак

2013 елның 27 марты, чәршәмбе

15 апрельдә Казанда  Тукайның үлеменә 100 ел тулуга  багышланган чаралар узачак .  

Программада – Клячкин хастаханәсе янында митинг, хастаханә диварындагы барельефка һәм Тукай вафат булган палатадагы истәлек тактасына, шагыйрьнең үз исемен йөрткән мәйдандагы һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәлләренә чәчәк кую; шагыйрь каберенә бару,  Г. Тукай музеенда һәм Татарстан Язучылар Берлегендә тантаналы чаралар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International