29 мартта «Мир» кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтеләчәк

2013 елның 27 марты, чәршәмбе

29 мартта 16.30да «Мир» кинотеатрында, язучы һәм драматург Рабит Батулла юбилеена багышланган чаралар кысаларында, Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә. Аларның сценариен Рабит Батулла язган.   

16.30 да  Рудольф Нуриевның 75 еллыгына багышланган  «Рудольф Нуриев. Туган җир белән бәхилләшү» дигән документаль фильм күрсәтелә.

Фильмда Рудольф Нуриевның 1992 елда Казанга килүе турында сөйләнә.

17.30 да «Кук капусы ачылганда» фильмы күрсәтеләчәк. Анда Тукай ролен башкарган актер турында бәян ителә.

 Хөрмәтле журналистлар! Сезне фильмнар карарга чакырабыз. Соңыннан аларның авторлары белән очрашу була

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International