«Без Бөек держава өчен» Бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган «Тормыш юлы дип атала» исеме астында онлайн-конкурс узачак.
Конкурс РФ Президенты Администрациясе, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучы дәүләтләрнең Парламентара Ассамблеясе, Россия Федерациясе федераль Собраниесе Дәүләт Думасының мәдәният комитеты, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе оборона министрлыгы, Санкт-Петербург муниципаль берәмлекләр Советы, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе ректорлар советы, «Советлар Союзы Геройлары советы" төбәкара иҗтимагый оешмасы ярдәме белән үткәрелә.
Конкурс дәүләт бәйрәме – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышлана. Ул 27 гыйнварда билгеләп үтелә һәм Россия Хәрби дан көне дип атала. Бу көн Ленинград шәһәрен азат иткән халыкка һәм сугышчыларга багышланган. Тарихны фальсификацияләү омтылышлары барлыкка килү сәбәпле бу бәйрәм аеруча актуаль. Ул Советлар Союзы һәм аның күпмилләтле халкының Гитлер Германиясен җиңү әһәмиятен саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөһим.
Конкурста катнашу өчен 3 яшьтән өлкән сәләтле балалар, яшүсмерләр, иҗади яшьләр һәм өлкәннәр чакырыла.
Чара Санкт-Петербург шәһәрендә үткәрелә. Конкурс 2021 елның 20 гыйнварыннан 2021 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә.
Гаризалар 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә.