Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Борис Эйфман балет театры солистлары белән матбугат конференциясе узды

2020 елның 25 декабре, җомга

2020 елның 25 һәм 26 декабрендә РФ Мәдәният  министрлыгы йөкләмәсе буенча  «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең музыкаль һәм фестиваль программалар дирекциясе тарафыннан оештырылган Санкт-Петербург дәүләт академия балет театрының Казанда «Зур гастрольләре» була. Борис Эйфман балет театры беренче тапкыр «Зур гастрольләр»программасында катнаша. Проектның төбәкара программасы кысаларында М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Анна Каренина» спектакле күрсәтеләчәк. XXXIII Халыкара Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале программасын нәкъ менә шушы әсәр тәмамлаячак.

Матбугат конференциясендә мәдәният министры Ирада Әюпова балет сөючеләр өчен «Анна Каренина» спектакле якты вакыйга булачак дип билгеләп үтте. «Зур гастрольләр» программасы 2014 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды. Быел проект 50 төбәктә үтте, онлайн-мәйданчыкларда 27 миллионнан артык караучы теркәлгән. «Росконцерт» вәкиле Леокадия Пачис сөйләвенчә, проектта Әлмәт драма театры, Бөгелмә дәүләт рус драма театры һәм Буа дәүләт драма театры катнашкан.

- Спектакль тамашачылар күңелендә  онытылмаслык хис-тойгылар калдырыр дип ышанасы килә.

Борис Эйфман балет театрының тагын бер солисты Дмитрий Крылов Казанда туган һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

Исегезгә төшерәбез, "Анна Каренина" XXXIII Халыкара Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале программасын тәмамлый. Спектакльләр 25 һәм 26 декабрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International