Барлыгы 8 категориядә 17 проект катнашты.
Комиссия Эксперт советы эше нәтиҗәләрен игътибарга алды. Эксперт советы тәкъдимнәрен карау нәтиҗәләре буенча Комиссия кинематография өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда субсидияләр бирү турында Карар кабул итте:
-«Татарстан Геройлары, хәрби-патриотик клублар һәм хәрәкәтләр, хәрби частьләр турында фильм» темасына - «Кинодружество» иҗат үзәгенең «Подвиг не знает возраста» проекты;
-«Казан адмиралтействосы тарихы турында фильм» темасына - «Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсенә «Россия флоты даны өчен - Казан адмиралтействосы» проекты;
-"Татарстанлыларның иҗтимагый тормышына өлеш керткән субкультураларның күренекле вәкилләре турында фильм» темасына - «Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсенә «Татар мэн & татар моңы» проекты;
- «Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган фильм» темасына - Яшел Үзән муниципаль районының яшьләр эше һәм спортны үстерү «Ника» фонды "Госпиталь" проекты;
- «Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга багышланган фильм» темасына Март продюсерлык үзәге “Мишка” төбәк иҗтимагый оешмасы;
- «Яшьләр арасында авыл тормыш рәвешен һәм хуҗалык итүнең кооператив форматын популярлаштыручы фильм» темасына - «Киләчәк дөнья» коммерцияле булмаган партнерга "Бер, ике, өч-йөгер" проекты;
- "Әхлакый тәрбиягә багышланган балалар киносы" темасына - «Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсенең «Хыял» проекты;
- «Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм патриотизм тәрбияләүгә багышланган анимация фильмы» темасына-«Татармультфильм «балалар анимация студиясе» проекты белән «Адресатлар эзлибез» проекты.