2020 елның 15 декабрендә берьюлы сигез илдә Халыкара Евразия «Бәллүр күпер» фестиваль - конкурсы башланды. Гаризалар 2021 елның 1 февраленә кадәр кабул ителәчәк.
Конкурста 8 ил катнаша: Россия, Казахстан, Израиль, Греция, Кипр, Чехия, Испания һәм Швеция. Халыкара жюри лауреатларны һәм дипломантларны билгеләячәк.
Конкурсның операторы - «Серебряный экспресс» социаль-мәдәни инициативаларны үстерү ярдәм фонды. Һәр илдә координация үзәкләре эшли, ә оештыру комитеты даими мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтә.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уза: инструменталь башкару, ансамбльләр, оркестрлар, вокал, хореография, театр сәньгате.
Конкурсның максаты-мәдәният өлкәсендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекнең яңа моделен эзләү, формалаштыру һәм алга этәрү; чит илләрдә яшәүче ватандашларга ярдәм итү; Россиянең музыкаль тормышы, аның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыру; мәдәният һәм сәнгать белән кызыксынуны ныгыту; дәүләт структуралары, эшмәкәрләр һәм җәмәгатьчелек арасында һәряклы хезмәттәшлектә иҗади һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү.
Фестиваль-конкурсның төп бурычы - аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга һәм инвалидларга ярдәм итү. Әлеге категория гражданнары сайлап алуда түләүсез катнаша.
Конкурс лауреатларына 1000 евро, кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, грамоталар тапшырылачак, жюри әгъзаларыннан бушлай мастер – класслар булачак. Педагоглар, коллектив җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәкләр. Җиңүчеләрнең чыгышлары дискларда бастырылачак һәм катнашучылар турында фильм төшереләчәк. Иң яхшы башкаручылар финалда катнашу мөмкинлегенә ия булачак.
Бәйгенең югары социаль әһәмиятен һәм мәдәният өлкәсендә халыкара дипломатик мөнәсәбәтләр үсешенең актуальлеген исәпкә алып, беренче Халыкара Евразия фестиваль - конкурсында катнашу "Бәллүр күпер" дөньякүләм мәдәни берләшмә яшь вәкилләренең мактаулы һәм җаваплы миссиясенә әверелеп бара.
«Бәллүр күпер» башкаручыларның 1 нче Халыкара Евразия фестиваль-конкурсын үткәрү турында нигезләмә кушымта буларак бирелә.
Конкурсның координаторлары:
Россия- Зуборева Анна +79850487784
Казахстан- Евгений Яворский +77017221282 Израиль- Ларсен Давидов +972523716135
Швеция- Йоран Агдур
Испания- Татьяна Ларгина +34678206079 Чехия-Александр Шонерт +420604520071
Греция- Иоаннис Кофопулос +79257168720 Кипр- Сергей Сиротин +35799885572
Конкурсның почтасы: info@crystalbridge-org.com
Конкурсның рәсми сайтына сылтама: https://crystalbridge-org.com/