Татарстан Республикасы Ютазы районының район мәдәният йортында «Цифрлы мәдәният» төбәк проектының "Мәдәният" милли проекты кысаларында 3D проектор белән җиһазландырылган заманча кинозал ачылды. Ул инвалидлар өчен дә махсус әсбаплар белән җиһазландырылган.
Исегезгә төшерәбез, быел август аенда район мәдәният йорты 5 миллион сум акчага ия булды. Россия кинематографиясенә федераль социаль һәм икътисадый ярдәм фонды тарафыннан игълан ителгән дәүләт ярдәме күрсәтү конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.
Кинозалны ачуда «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова катнашты.
"Хәзер Урыссу халкы барлык яңа киноларны карый алачак", - дип язды Айтуганова Instagram битендә.
Беренче фильмны Урыссу интернат-мәктәбе укучылары карады.
«Мәдәният» милли проекты Россия Федерациясе Президентының Указы нигезендә булдырылды. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» милли проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».