Хөрмәтле журналистлар!
Сезне Борис Эйфман балет театры солистлары катнашында 25 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узачак матбугат конференциясенә чакырабыз.
Спикерлар:
- Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәдәният министры;
- Леокадия Пачис, «РОСКОНЦЕРТ» федераль музыка һәм фестиваль программалары дирекциясе;
- Олег Габышев, Борис Эйфман балет театры солисты, Россиянең атказанган артисты, "Алтын битлек" һәм "Алтын софит" премияләре лауреаты;
- Дарья Резник, Борис Эйфман балет театры солисткасы;
- Дмитрий Крылов, Борис Эйфман балет театры солисты.
Чарага түбәндәге электрон почталар аша аккредитация үтү сорала: Aygul.Nadyrshina@tatar.ru һәм tgatob@gmail.com
Белешмә
«Зур гастрольләр» төбәкара программа кысаларында М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Анна Каренина» спектакле күрсәтеләчәк.
Борис Эйфман балет театры беренче тапкыр «Зур гастрольләр» программасында катнаша һәм РФ Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча «РОСКОНЦЕРТ» музыкаль һәм фестиваль программалар федераль дирекциясе тарафыннан оештырылган 2020 ел гастроль программасын тәмамлый. Декабрь ахырында Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXXIII Халыкара классик балет фестивале дә узачак. Нуриев фестивале «Анна Каренина» балеты белән тәмамланачак.
Танылган композитор һәм философ Лоренс Блинов вафат булды
24 декабрь 2020 ел, пәнҗешәмбе
Бүген 85 яшендә Совет һәм Россия композиторы, философ, шагыйрь, педагог Лоренс Блинов вафат булды. Музыкаль һәм әдәби әсәрләр, фәлсәфи хезмәтләр, сәнгать тикшеренүләре, мәкаләләр, эссе авторы.
Лоренс Блинов – сәнгать һәм мәдәният, музыка, шигърият һәм әдәбият, фәлсәфә һәм педагогика өлкәсе белгече, Татарстан композиторлар берлеге вәкиле.
Мәдәният министрлыгы композиторның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.