Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музееның Балаларның иҗади үсеше ресурслары үзәгендә “Иң яраткан чынаягым” дигән күргәзмә проекты уза

2013 елның 26 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музееның Балаларның иҗади үсеше  ресурслары үзәгендә – Балалар үзәгендә  “Иң яраткан чынаягым” дигән күргәзмә проекты  эшли башлады.  

Бу проект уен белән мавыгучы балалар һәм уеннан алынган рәхәтлекне әле онытмаган ата-аналар өчен оештырылган. 

Ата-аналарга хат

“Минем бервакытта да яраткан чынаягым булмады”, – дисезме әллә? Моңа ышануы бик кыен. Ә теге, төбенә бизәк төшерелгәне һәм әти-әниегез Сезгә: “Эчеп бетер әле, чәчәк күрерсең!”, – дип бирә торганы – ул нәрсә?! Ә гадие, кырылган алтын каймалысы, әбиегезнең  төсе  – анысы ни?!   Ә музейдагы калын витрина пыяласы артындагысы – матурлыгы белән Сездә хис өермәсе кузгатканы?!  Бер якка чүт кенә кыегаеп торган, кытыршырак, бик үк камил булмаса да, иң кадерле кешегез бүләк иткәнгә иң кадерлесе булганы?!  Чынаяклар – алар бит тормышыбызның  бәләкәй генә вакыйга йомгаклары. Аларның “ялтыравыклы якты йөзеннән” җылы  бәрелә.  Чәрдәкләнеп китсәләр дә, ватылып таштәти булсалар да – алар безгә барыбер кадерле. Әйдәгез бергәләп  балачагыбызны, наз һәм сөю чагылышын, гаиләбез тарихын һәм яшерен шәхси кичерешләребезне саклаучы тылсымлы әйберләрне искә алыйк,      аларны яратуыбызны белдерик.  

Күпләр безгә үзләренең “фарфор хикәяләрен” җибәрде инде. Әле Сез өлгемәдегезме? Әлегә соң түгел. Ак кәгазь бите, каләм,  яраткан чынаяк-чокырыгыз турында чын вакыйга ... һәм музейга рәхим итегез! 

Балаларга хат

Килми калмагыз! Өйдәге барлык чынаякларны бутап бетергән Фил малае сездән башка берни эшли алмаячак! Һәркемгә бары үзенеке – иң кадерле бердәнбер чынаягы кирәк бит! Ничегрәк кыенлыкларны җиңеп чыгарсыз икән  соң? Сезнең кулыгызда серләр ача белүче, туры юл күрсәтүче, табышмаклар биреп, шыпырт кына чишелешләрен дә әйтүче, сезнең кул белән язылып, рәсемнәрем ясалып бетсен иде дип хыялланучы   шәхси Тылсымлы Китабыгыз булачак. Әле без сезнең беләнме..., без сезнең белән беләсезме ниләр эшләрбез?  Рәссам Грабарь бакчасында чәй өстәле корырбыз. Фил-чынаякларның кызыклы тарихын белербез. Япон патшасы кызын коткарырбыз. Чынаякны йокларга салырбыз. Таштәтиләрдән рәсем  ясарбыз.  Чынаягыбызга бизәк төшереп, тылсым агачына эләрбез. И, нәрсәсен сөйләп торасың – уйныйбыз бер рәхәтләнеп! Безнең чынаякларыбыз ватылмый торган! Җаныгыз ни тели – рәхим итегез!  

Күргәзмә 26 марттан 21 апрельгә кадәр, иртәнге 10 нан кичке 5 кә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музееның Балаларның иҗади үсеше  ресурслары үзәгендә – Балалар үзәгендә  эшли (музей паркы аша керергә).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International