Татарстан баянчысы Владимир Федотовка «Көмеш диск» бүләге тапшырылды

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Мәскәүдә 15 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр онлайн-форматта ел саен үткәрелә торган Халыкара «Баян һәм баянчылар» фестивале узды.

Фестивальне һәм конкурсны оештыруда Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе, Фридрих Липс хәйрия фонды, Мәскәү Хөкүмәте һәм Мәскәү шәһәре мәдәният комитеты ярдәм итә. Быелгы конкурсның шартлары узган елгыдан шактый аерылып торды. Конкурс онлайн рәвештә үткәрелде. Катнашучылар 2020 елның 1 декабренә кадәр (конкурска гаризалар кабул итү вакыты быел озайтылды) I һәм II тур программалары кысаларында үзләренең язмаларын тәкъдим иттеләр.

VII Халыкара баянчылар һәм аккордеонистлар конкурсына Россия, Украина, Беларусь, Казахстан, Кытай, Дания, Польша, Сербия, Литва һәм башка илләрдән 40тан артык баянчы катнашты.

Фестиваль, гадәттәгечә, 2020 елда Баян сәнгатендә казанышлар өчен «Көмеш диск» призын тапшыру тантанасы белән тәмамланды. Әлеге бүләккә Россия Федерациясенең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты-Владимир Федотов ия булды.

Музыкант иҗатында алты меңнән артык концерт исәпләнә. Күренекле баянчы һәм композитор, Владимир Федотов-ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Г. Тукай исемендәге Республика премиясен иясе. Шулай ук Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар, шул исәптән Италия һәм АКШ уздырылган бәйгеләрдә җиңүче. 1993 елдан бирле Татар гуманитар-педагогика университетында укыта.

Белешмә

"Көмеш Диск" бүләге 1993 елда Россия музыка академиясенең Халыкара "Баян һәм баянчылар" фестивален оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә куеды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International