Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар вокаль-хореография студиясе «Халык биюе» номинациясендә 46 нчы «Казан бизәкләре» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты Халыкара фестиваль-конкурсының "Казан бизәкләре" номинациясендә беренче урынны яулады. Шулай ук, яшь артистлар «Балалар биюе» номинациясендә икенче урынга һәм «Артистизм өчен» конкурсының махсус дипломына ия булдылар.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Айрат Хәмәтов сөйләвенчә, студия биючеләренең җиңүе ансамбль өчен яңа елга чын бүләк булды. "Без педагоглар Әлфия Шилаева һәм Артур Хабәбетдиновка бик рәхмәтле, алар җитәкчелегендә балалар кыска вакыт эчендә конкурста уңай нәтиҗәләргә ирешә алдылар, ә иң мөһиме профессиональ артистлар рәтенә бастылар. Студия балалары ансамбльнең барлык спектакльләрендә катнашачак дигән карар кабул ителде. Яшь талантлар концертларда тамашачыларның мәхәббәтен яулый алыр дип ышанам", - дип билгеләп үтте ул.
Исегезгә төшерәбез, студиядә тәрбияләнүчеләр зур сәхнәдә узган атнада чыгыш ясады. Яшь артистлар Г.Камал театрында яңа «Туган як» программасын тәкъдир итү кысаларында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертында катнаштылар. Балалар татар биюен башкардылар, тамашачылар аларның чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
Ансамбльнең директоры Юрий Жуков журналистларга биргән әңгәмәсендә, балалар студиясенең быел сентябрь аенда эшләп китүен игълан итте.
«Без 6-8 яшьлек балалар студиясен торгыздык. Күп бала җыю бурычы юк, без сыйфатка омтылабыз. Студиядә тәрбияләнүчеләр үзенчәлекле милли татар мәдәниятен өйрәнәләр. Төп максатыбыз-сәләтле һәм талантлы балаларны эзләү, шулай ук аларга һөнәри яктан ярдәм итү. Без —талантлар өчен старт мәйданчыгы. Балалар студиясе күптән бар. Ул 2004 елдан алып 2013 елга кадәр эшләп килде. Шул елларда мәктәпне тәмамлаучыларның хәзер ансамбльдә эшләвен күрү бик күңелле", - дип билгеләп үтте Юрий Жуков.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле матбугат хезмәте