Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына “Тантана” еллык театр конкурсында катнашуга республиканың 14 театрыннан 68 заявка килгән иде. Шулардан 115 актер һәм 7 эш “Ел вакыйгасы” номинациясендә катнаша.
«Дебют» – 5 театр 7 номинант күрсәтте;
«Намус һәм абруй» (Һөнәргә тугрылык өчен) – 7 театр 7 номинант күрсәтте;
«Курчак театрының иң яхшы актеры» – 2 театр 2 номинант күрсәтте;
«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» – 6 театр 8 номинант күрсәтте;
«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» – 5 театр 7 номинант күрсәтте;
«Иң яхшы хатын-кыз роле» – 6 театр 7 номинант күрсәтте;
«Иң яхшы ир-ат роле» – 6 театр 7 номинант күрсәтте;
«Актерлар ансамбле өчен» – 10 театр 11 спектакль, 65 номинант күрсәтте;
«Ел вакыйгасы» – 6 театр 7 эш күрсәтте;
«Иң яхшы эпизодик роль» - 3 театр 3 номинант күрсәтте;
«Музыкаль театрның иң яхшы актеры» – 1 театр 2 номинант күрсәтте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте