23 мартта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә Азәрбайҗанның милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре чыгыш ясады. Сәхнә осталары һәс яшь талантлар башкарган милли җырлар, биюләр, инструменталь номерлар концертка килгән һәркемнең йөрәгенә хуш килде. Бу тантана Нәүрүзне бәйрәм итү белән бәйле иде.
Азәрбайҗан диаспорасы вәкилләре яшь буынны милли рухта тәрбияләргә, халык бәйрәмнәренә актив катнаштырырга кирәклеге турында сөйләделәр. Һәр кешегә бик кечкенәдән үз халкы тарихын, йолаларын белү фарыз.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте