Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Җир сәгате» дигән Халыкара акциягә кушылды

2013 елның 25 марты, дүшәмбе

Ресурсларны саклау һәм планетадагы экологик хәл проблемаларын чишүгә теләктәшлек күрсәтеп, 2013 елның 23 мартында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Җир сәгате» дигән Халыкара акциягә кушылды.

Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) һәм акцияне Татарстан Республикасы территориясендә оештыручы ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инициативасы нигезендә, шимбә көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр вакыт аралыгында филармония бинасында яктылык тулысынча сүндерелеп торды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International