Алабугада сирәк коллекцияләр галереясе ачыла

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында яңа ел алдыннан ачыла торган сирәк коллекцияләр галереясы Алабуга халкы һәм кунаклары өчен дә чын бүләк булачак.

Галерея Уфа каласы шәхесе күчереп язучы һем кулъязма китаплар реставраторы Д.Г. Әхмәтгалиевның «Коръән битләре» коллекциясеннән башлана.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Дамир Гали улы белән 2018 елның мартында танышты, ул вакытта күргәзмә залында Коръән һәм шәмаилләр экспозициясе бара иде. Быел көз көне ул гаиләсе белән Алабуга музей-тыюлыгында рәссам-реставратор булып эшләү өчен күченеп килде.

Галереяның беренче күргәзмәсендә мөселманнарның күнгә хиҗази һәм куфи язмалары сурәтләнгән изге китап битләре (репликлар) тәкъдим ителәчәк. Бу-Андалусия (Испания), төньяк һәм Үзәк Африка, Мисыр, Гыйрак, Иран, Сирия, Урта Азия, Дагыстан, Һиндстан, Кытай, Малайзия ярымутравы, Россия Коръән фрагментлары. Күргәзмәгә килүчеләр VII гасырдан безнең көннәргә кадәр Коръән язу һәм бизәлеше ничек үзгәрүен күрә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International