Рөстәм Миңнеханов: ТАССР төзелүгә 100 ел тулу вакыйгасын билгеләп үтү тарихка яңа караш тудырды, өлкән буыннарның батыр хезмәтен хәтергә алырга һәм бәяләргә мөмкинлек бирде

2020 елның 19 декабре, шимбә

ТАССР төзелүгә 100 ел тулу вакыйгасын билгеләп үтү тарихка яңа караш тудырды, өлкән буыннарның батыр хезмәтен хәтергә алырга һәм бәяләргә мөмкинлек бирде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек алып бару һәм оештыру комитеты, Татарстан Республикасында 2021 елда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын билгеләү һәм оештыру комитетының, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында әйтеп үтте.

Утырыш Казан Кремле Вәкиллекләр корпусында узды. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зорин катнашты.

Утырышта ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә йомгак ясалды. "ТАССР төзелүгә 100 ел тулу вакыйгасы елы тәмамлана, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Россия Президенты Указы белән әлеге вакыйга Федераль бәйрәм статусына ия булды. Без Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә һәм ТАССРның 100 еллыгы чараларында республикага ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәбез».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, коронавирус пандемиясенә карамастан, күп кенә социаль-мәдәни һәм инфраструктура объектлары ачылган, алар безнең шәһәр һәм бистәләрнең йөзен бизәделәр, кешеләргә озак хезмәт итәчәкләр. Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү дә елның истәлекле вакыйгасы булды.

"100 ел эчендә республика бик зур  юл узды – аграр төбәктән илнең иң алга киткән индустриаль үзәкләренең берсенә кадәр. Иң мөһиме – барлык казанышларның үзәгендә үз фидакарь хезмәтләре белән хәзерге Татарстанның нигезен тудырган кешеләр торды", - диде Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, бер гасырлык юбилей татарстанлыларның бердәмлеге  һәм горурлыгы факторы, шулай ук бөтен ил өчен әһәмиятле дата булды.

Йөз еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чараларын гамәлгә ашыруда барлык республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр, фәнни һәм мәгариф оешмалары, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, күп кенә федераль министрлыклар һәм ведомстволар катнашты. Татарстан Президенты бу уртак эш өчен барысына да рәхмәт белдерде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чаралары турында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев җентекләп сөйләде.Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларның гомуми саны 14256 тәшкил итә.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев утырышка әзерләнгән материалларның сыйфатын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, иң мөһиме – ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештыручылар алдагы буыннар башкарган эшләргә басым ясадылар. Минтимер Шәймиев шулай ук соңгы елларда республикада тарих, архитектура һәйкәлләре торгызылуын, мәдәни мирас торгызылуын, шул исәптән, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Бөек Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре территорияләре торгызылуын искә төшерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды.

Утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасында этномәдәни үсеш һәм телләр сәясәте, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү хакында сөйләделәр.

Җәмәгатьчелекнең катнашуы һәм республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планын гамәлгә ашыруда аның роле турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Андрей Большаков сөйләде. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының профильле комиссиясе рәисе Владимир Зорин да чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International