Кариев театры "Тылсымбикә" әкиятенең премьерасын күрсәтәчәк

2020 елның 18 декабре, җомга

21-29 декабрь һәм 2-3 гыйнвар көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа ел тамашалары күрсәтә.

Театр кунакларын Кыш Бабай һәм Кар кызыннан кызыклы интермедиа һәм интерактивлар, әкияти геройлар катнашында уеннар, татлы сюрпризлар һәм заманча музыка көтә. Узып баручы елның төп бүләге - «Тылсымбикә» әкияте премьерасы.

Кариев театры өчен «Тылсымбикә» әкиятен танылган драматург һәм режиссер, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев язды. Спектакльнең шигырь тексты авторы - шагыйрә Резедә Зәйниева (Губаева) . Спектакльнең режиссеры - Бөтенроссия «Арлекин» милли премиясе номинанты, «Алтын битлек+» фестивалендә катнашкан Регина Саттарова.

Әкиятнең иҗади төркеме:

Композитор - Миләүшә Хәйруллина,

Художник - Анастасия Мөхәммәтҗанова,

Хореограф - Марат Казыйханов.

Тамаша сәг. 10:00 һәм сәг. 13:00 башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International