Халыкара "Казан" аэропортында яңа күргәзмә ачылды

2020 елның 18 декабре, җомга

Коми Республикасының 100 еллыгы уңаеннан илнең барлык төбәкләрендә «Табигать. Традицияләр. Халык» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачыла. Проектның фотосурәтләре ярдәмендә һәркем Төньякның сулышын, Манараг тавының көчен тоячак, Коми урманнарын һәм төньякның онытылмаслык балкышын күрәчәк. Күргәзмәдә Коми җиренең үзенчәлеген гәүдәләндерә алган талантлы фотографларның эшләре тәкъдим ителәчәк.

Фотокүргәзмә 31 декабрьгә кадәр Халыкара "Казан" аэропортында узачак.

Күргәзмәгә керү-түләүсез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International