Казан консерваториясе Җәүдәт Фәйзи юбилеена спектакль куячак

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Казан консерваториясенең опера студиясе тамашачыларга яңа ел бүләге әзерли. 22 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә Җәүдәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясен татар телендә күрсәтәчәкләр. Спектакль композиторның тууына 110 ел тулуга багышланган.

Спектакльнең режиссеры-Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Бекташев. Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча язылган легендар көнчыгыш персонаж сюжетның нигезе итеп алынган. Үткен сүзле хуҗа гаделлек өчен көрәшә, шаярта һәм бөтен кеше белән бертигез аралаша белә.

Режиссер сүзләренә караганда, бу спектакль – үзенчәлекле фантазия, үткәнебезне бүгенге көн күзлегеннән күрергә омтылу. Шул ук вакытта спектакльдә «тамаша мәктәбе» традициясе торгызыла.

Җәүдәт Фәйзи музыкасы Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр башкаруында яңгыраячак. Моннан тыш, яшь авторның берничә композициясе спектакльне тулыландырачак.

Казан консерваториясенең опера студиясе солистлары Илгиз Мөхетдинов, Диана Медведева, Диләрә Төхвәтуллина, Айрат Ганиев, Руслан Закиров, Айгөл Гардисламова, Мостафа Алиев һәм башкалар чыгыш ясаячак. Опера студиясенең сәнгать җитәкчесе-ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җәппарова.

Спектакльдә ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Хәлитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестры һәм опера студиясе хоры (җитәкче Гөлназ Әкбәрова) катнаша.

Спектакльне әзерләүдә концертмейстер Татьяна Сафонова һәм Венера Гатауллина, Россия Федерациясенең атказанган артисты актерлык осталыгы педагогы Лия Заһидуллина һәм филология фәннәре докторы сөйләм техникасы педагогы Гаптрәүф Нуриев катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International