Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц-залында ведомствоның ачык максатлары мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, максатларны формалаштыру буенча Эксперт советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.
Утырышта тавыш бирүгә йомгак ясалды һәм аларның иң мөһим һәм өстенлеклеләре сайланды. 2021 елга министрлыкның эш юнәлешләрен бәяләүдә онлайн-тавыш бирү юлы белән 8 080 кеше катнашты (2019 елда – 6 269 кеше катнашкан иде).
Респондентлар тарафыннан ведомство эшчәнлегенә 434 вариант тәкъдим ителде (2019 елда – 267), 677 комментарий теркәлде (2019 елда – 559).
Халык сораулары түбәндәге категорияләр буенча билгеләнде:
Кешеләр санлы аз булган торак пунктларда мәдәният учреждениеләре санын арттыру;
Мәдәният өлкәсендәге объектларга бару өчен кулай бәя билгеләү;
Бюджетны Халык контроленә кую;
Чаралар/ проектлар/программалар санын һәм форматын арттыру;
Мәдәният учреждениеләрен ремонтлау һәм җиһазлау;
Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру.
Бүген Иҗтимагый совет тавыш бирү юлы белән 2021 елга Министрлыкның ачык максатларын һәм бурычларын билгеләде.