20 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр онлайн режимда Бөтенроссия "Тормыш юлы дип исемләнә!" ачык конкурсы узачак. Бәйге фашистлар блокадасыннан Ленинградны азат итү көненә багышланган. Чара Бөтенроссия «Бөек держава өчен" музыкаль проект кысаларында узачак.
Конкурс ел саен 27 гыйнварда үтә һәм «Фашист блокадасыннан Ленинградны азат итү көне» яки «Россиянең хәрби дан көне» дәүләт бәйрәменә багышлана.
Фестиваль-конкурс РФ Президенты Администрациясе, РФ Дәүләт Думасының мәдәният комитеты, РФ мәдәният министрлыгы, РФ Оборона министрлыгы, Бөтенроссия «Бердәм Россия» сәяси партиясенең генераль советы, Санкт-Петербург администрациясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Конкурста катнашырга сәләтле балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм өлкәннәр чакырыла. Конкурста профессионаллар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Ул авторлык, шигъри, вокал, музыка-инструменталь, хореография һәм башка сәнгать төрләрен үз эченә ала.
Конкурс турында тулы мәгълүмат белән "Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади берлеге" сайтында танышырга мөмкин.