Татарстанлыларны кыска метражлы кино конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Бөтенроссия кыска метражлы "Перспектива" кино конкурсы «NK group» продюсерлык үзәге һәм "Мотор" кыска метражлы кино үзәге тарафыннан тормышка ашырыла. Чара "TOP SECRET" телеканалы ярдәмендә үткәрелә һәм Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән катнашучыларны колачлый.

Конкурсның максаты-талантлы кешеләрне эзләү һәм аларга ярдәм итү, документаль кино, мультипликация һәм музыкаль видеоклиплар булдыру өлкәсендә иҗади сәләтләрен гамәлгә ашыру өчен яңа мәйданчык булдыру.

Нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International