Татар дәүләт филармониясе яңа елга 6 тамаша әзерләде

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе яшь тамашачылар өчен яңа елга 6 төрле тамаша тәкъдим итә.

Узган сезоннарның хиты- «Буратиноның яңа ел маҗаралары» музыкаль әкияте 19 декабрьдә булачак.

Автор, режиссер һәм сәнгать җитәкчесе-Татарстан Республикасының атказанган артисты Владимир Васильев.

20 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә филармонияда музыкаль-әдәби лекторий – «Нехочуха»  дип аталган яңа ел тамашасы була. Яшь тамашачыларны тылсым илендә Витиның маҗаралары турында гаҗәеп әкият көтә.

-26 декабрьдә (10.00, 13.00 сәг.) Филармония Геннадий Гладковның «Бремен музыкантлары» әкияте буенча яңа ел музыкаль спектакленә чакыра. Бу мавыктыргыч тарих сюрпризлар һәм маҗаралар белән тулы яңа ел бүләге булачак. Тамашачыларны танылган мультфильм геройлары көтә.

Сәхнәдә «Задоринки» балалар бию коллективы, цирк студиясе фокусчылары, аниматорлар һәм балалар иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

-26 декабрь (16.00, 18.30сәг), 27 декабрь (11.00сәг) – Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестрының «Кызыл калфакның Яңа ел сәяхәте» музыкаль спектакле булачак. Кызыклы интерактив музыкаль спектакль, һичшиксез, балаларга ошар дип өметләнәбез!

- 2021 елның 4 һәм 5 гыйнвар көннәрендә (10.00сәг) Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры бөек рус язучысы Сергей Аксаков әкияте буенча тагын бер яңа ел музыкаль тамашасы: «Аленький цветочек» спектаклен күрсәтәчәк. Тамашаларга көтеп калабыз.

Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International