20 декабрьдә 11:00 сәгатьтә В.И.Качалов исемендәге Казан академия зур драма рус театрында 230нчы юбилей сезонында беренче тапкыр балалар өчен Александр Славутскийның «Алтын ачкыч» яки "Буратино маҗаралары" популяр спектакльләренең берсе уйнала.
Совет язучысы Алексей Толстой повесте буенча музыкаль әкиятнең премьерасы яңа ел алдыннан 2004 елның декабрендә узган иде.
Спектакль Екатеринбург шәһәрендә гастрольләрдә булды, Төркиянең Анкара шәһәрендә балалар өчен Халыкара театр фестивале фавориты булды.
Рольләрдә: Татарстанның халык артисты Илья Славутский, Татарстанның атказанган артистлары: Марат Голубев, Елена Ряшина, Надежда Ешкилева, Алексей Захаров, артистлар: Николай Чайка, Татьяна Бушуева, Александр Малинин, Илья Скрябин, Миләүшә Хаматова, Виктор Шестаков, Владислав Кутергин, Ирек Хафизов һәм башкалар.
В.И.Качалов театры матбугат үзәге.