Россия Федерациясе театр эшлеклеләре берлеге секретариаты «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен» махсус «Алтын битлек»премиясен бирү турында карар кабул итте. 16 бүләкләнүче арасында Качалов исемендәге Казан академия зур драма рус театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский да бар.
РФ һәм ТР халык артисты, Россия Хөкүмәтенең Волков исемендәге премия лауреаты Александр Славутский 1994 елдан бирле Качалов театрын җитәкли.