Раштуа фестивале 26 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Фестиваль программасындагы концертлар:
26 декабрь - «Вена вальсы». Сәхнәдә Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Новая музыка» камера оркестры, солистлар Айсылу Сәлмәнова һәм Илдар Рәхимов.
27 декабрь - «Яңа ел бал-маскарады». «Renaissance» камера оркестры һәм вокалистлар популяр классик һәм эстрада әсәрләреннән калейдоскоп башкарачак.
30 декабрь - "Ирония судьбы" - Микаэл Таривердиев әсәрләреннән торган концерт. Сәхнәдә "Новая музыка" камера оркестры, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Юлия Җиһаншина һәм Максим Мулин (рояль).
3 гыйнвар - "Яңа ел киномиксы" - Neoclassic стилендә музыкаль кичә.
4 гыйнвар - "Шәмнәр астында Раштуа" - ТР Дәүләт кыллы квартеты, Мария Шумарина җитәкчелегендәге саксофон квартеты, Александр Охинның "Авангард" ансамбле һәм башкалар.
5 гыйнвар - "Джазда кызлар гына түгел" - Миләүшә Тәминдарова һәм Jive Group җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры концерты, җитәкче Валерий Коротков.
6 гыйнвар – "Органлы иллюзион".
27, 29 һәм 30 декабрь, 3, 4, 5 гыйнвар, 10.30 һәм 13.30 сәгатьтә нәни кунаклар өчен «Золушка» әкият тамашасы. Спектакль алдыннан тамашачыларны сәхнәдән Кыш Бабай һәм Кар кызы котлый. Ә фойеда чыршы фонында фотога төшәргә мөмкин булачак!