Казанда Павел Кузнецовның "Матурлык белән сайланган" дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла. Әлеге экспозициядә рәссамның А.Н.Радищев исемендәге Саратов дәүләт сәнгать музее җыелмасыннан 63 әсәре тәкъдим ителәчәк. Музей фондында Павел Кузнецовның дөньяда иң зур әсәрләр коллекциясе урнашкан.
Күргәзмәне оештыручылар-Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, А.Н.Радищев исемендәге Саратов дәүләт сәнгать музее. Кураторлар- Павел Кузнецовның музей-йорты мөдире Ольга Бельская; Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Минаев.