22 мартта 19.00дә Камал театрында Татарстан Республикасының Атказанган артисты Нариман Гарифуллинның юбилей кичәсе була. Театр сәхнәсендә бу кичтә Т. Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектакле уйнала. Шәмгун ролен юбиляр башкара.
Нариман Габдрахман улы Гарифуллин 1953 елның 3 гыйнварында Биектау районы Татар Әйшәсе авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1974–1976 елларда Республика Күчмә театрында эшли. 1980 елдан - Г.Камал исемендәге Татар академия театры труппасында.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте