13 апрельдә Мордва Каратае авылында «ШУМБРАТ, КАРАТАЙ» республика фольклор бәйрәме уза. Анда Татарстанның һәм Мордовиянең дәүләт җитәкчеләре, ике республикадан да фольклор коллективлары, милли хәрәкәт активистлары, журналистлар катнаша.
Программада – концерт, халык уеннары, «Там, на реке Рав…» фильмы презентациясе һ.б.
10.00 дә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте