«Ачык Университет» онлайн һәм офлайн белем бирү порталында яңа курс дөнья күрде. «Татар дизайны: файдалы материаллар» - дизайнерлар һәм татар мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен лекцияләр.
Курсны барлыкка килү сәбәбе - татар дизайнерларынын саны ел саен артып баруы. Бу курста график программалар яки тегү ысуллар турында түгел, ә һәр дизайнерлар куллана торган образлар, идеялар, ысуллар, белемнәр турында сүз бара.
Курснын темалары:
- татар татар әлифбалары тарихы;
- милли кием һәм орнамент нигезләре;
- заманча кием ясау стратегиясе;
- татар каллиграфиясе асылы;
- иллюстратив материал белән эшләү тәкъдимнәре;
- татар афишалары үрнәкләре;
- татар мифологиясенә аңлатмалар;
- «җирле» һәм «милли» төшенчеләре арасындагы аерманы аңлау;
- татар мәчетләре.
Лекторлар арасында – каллиграф Нәҗип Наккаш, чәкчәк музее креатив директоры
Раушания Полосина-Сөләйманова, «Татарча Casual» проекты җитәкчесе Айгөл Сингатуллина, иллюстратор Гүзәл Гарипова, Ибраһимов исемендәге институтының хезмәткәрләре Ләйлә Дәүләтшина һәм Рауза Солтанова, мигъмариятче Айвар Саттаров, әлбәттә, Мәрҗәни институты хезмәткәрләре - Лилия Габдрафикова, Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, Марат Гыйбатдинов.
Курсны һәр теләгән кеше univer.tatar сылтамасыннан күчеп уза ала. Курсны үткән һәр онлайн-укучыга электрон сертификат җибәрелә.
Курс координаторы - Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Журналистлар белән аралашу: +7 937 003 49 23 Динара.
Проект менеджеры: +7 937 618 04 09 Зөһрә