Иртәгә "Алмаш"ның кышкы китап фестивале башлана

2020 елның 11 декабре, җомга

12-13 декабрьдә Алмаш («Смена») заманча мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм «Живой город» фонды кышкы китап фестивале үткәрә. Ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңа бинасында узачак.

Бу «Алмаш» мәдәният үзәгенең Казанда унөченче фестивале. Бу бөтен Россиядән килгән бәйсез нәшриятларның китап ярминкәсе, алар китапларны арзан бәядән саталар.

Китап алырга теләүчеләр алдан теркәлеп билгеле вакытта түләүсез керә ала. Әгәр дә сез билгеләнгән вакытта килә алмыйсыз икән, бу хакта оештыручыларга шалтырап хәбәр итәргә кирәк һәм алынган билетны кире кайтару мәҗбүри. Timepad сервисы ярдәмендә турыдан-туры элемтәгә керү мөмкинлеге бар.

Ярминкә

Быел китап ярминкәсендә Россия нәшриятларының китапларыннан торган 20 стенд тәкъдим ителә.

Нәшрият исемлеге белән безнең сайтта танышырга мөмкин.

Лекторий

Фестивальнең белем бирү өлеше онлайн һәм оффлайн форматта узачак. Килүчеләр төрле темаларга популяр һәм аңлаешлы лекцияләр тыңлый алачак.

Вакыйганың көн тәртибе — сайтта. Трансляцияне "Алмаш"ның ютуб-каналында карарга мөмкин.

Музыка

Чараның музыкаль өлешенең кураторы һәм авторы-«Чыршы уенчыклары» төркеме әгъзасы, 2H company проекты экс-катнашучысы Александр Зайцев.

Зайцев ярминкәнең музыкаль бизәлеше белән шөгыльләнәчәк, ә параллель программада Зинаида Ушкова йортында — ТР Милли китапханәсенең тарихи бинасында концерт бирәчәк.

Теркәлү һәм тулырак мәгълүмат - безнең сайтта.

Махсус проект

Проектның презентациясе 12 декабрьдә сәг15:30 башлана.

Чарага килгән кунаклар «Авыр елның яхшы китаплары» күргәзмәсен күрә алачак. Бу-нәшриятларның иң катлаулы чорда чыккан иң яхшы китапларының презентациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International