Татарстанлыларны "Музей белән дуслашам" проектында катнашырга чакыралар

2020 елның 11 декабре, җомга

14 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр Казанның 10 музеенда welcome-days (танышу көннәре) оештырылачак.  Волонтерлар теге яки бу музейның үзенчәлекләре белән таныша һәм мәдәният учреждениесенә нинди ярдәм кирәклеген белә алачак.

«Музей белән дуслашам» проекты музейларны популярлаштыруга һәм яңа музей проектларын булдыруга юнәлдерелгән.

Музейларга килүчеләр түбәндәге бурычлар белән шөгыльләнә алачак: музей буенча навигация (музейда уникаль урыннарны күрсәтү), уникаль экскурсияләр (махсус маршрутлар эшләү), музей чараларын оештыруда ярдәм итү (техник ярдәм, әсбәаплар, актерлык ярдәме), медиа (фотографлар, видеографлар, блогерлар, смм-белгечләр), фондлар белән эшләүдә ярдәм итү.

Ачык ишекләр көне музейларга үз волонтерларын, ә волонтерларга үз музеен табарга мөмкинлек бирәчәк.

Проектны оештыручылар-"Мәдәният волонтерлары" иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы. Проект «Мәдәният» милли проектының «мәдәният волонтерлары» программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Проект:Instagram@dobro.kultura16,Вконтакте@culturevolunteerstat

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International