«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы халыкара фестивале Russian Event Award милли премиясенең Гран-при бүләгенә лаек булды.
Чара 2014 елдан бирле Болгар шәһәре территориясендә үткәрелә.
2020 елда Russian Event Award премиясен алу өчен Россиянең 59 регионыннан 390 проект һәм Молдова, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тормышка ашырылган өч чит ил проекты игълан ителгән иде. Премия финалына 257 проект узды.
Фестивальнең максаты– XIV- XV гасырлардагы көнкүреш, мәдәният һәм хәрби кирәк-яракларны реконструкцияләү. Фестиваль Идел буе регионында иң танылган тарихи реконструкцияләрнең берсе булып тора.