Казанда XII Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале финалының туры трансляциясе узачак

2020 елның 11 декабре, җомга

12 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Татфолк» рәсми ютуб-каналында "Мәскәү" мәдәният үзәгендәге XII Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале финалының туры трансляциясе узачак.

Концертта Татарстан Республикасының фольклор коллективлары  «Zakaria» төркеме, халык җырлары белән Бацзыэрбай Мулати; варганист-башкаручы Илдар Гыймадиев катнаша.

2020 елның 1-11 декабрендә фестиваль кысаларында онлайн-семинарлар, лекцияләр, мастер-класслар, мәдәният өлкәсендә танылган спикерлар – экспертлар катнашында видеоконференцияләр һәм очрашулар узды. Фестиваль төрле этник төркемнәрнең фольклор коллективларын берләштерә, шулай ук, теләүчеләрне татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыра.

Фестивальнең учредительләре-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Фестивальне оештыручы - "Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International