Татарстан Республикасы Милли музеенда «Музейда көлке көне» узачак

2013 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Быел Татарстан Республикасы Милли музее юмор һәм тарихтагы мәзәк хәлләргә багышланган  «Музейда көлке көне» дип аталган чара уздыра.

12.00 дән 15.00 гә кадәр Милли музей кунакларын бик күп бәйрәм “күчтәнәчләре” көтәчәк.

Музейга килүчеләргә беренче “таләп”: 3 тапкыр елмаерга һәм мәзәк сөйләргә.

Бу көнне музейда тәҗрибәле рәссам-карикатурачы, бай фантазияле багучылар эшләячәк. 

Элемтә өчен: 292-89-84, www.tatar.museum.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International