20 мартта Төрекмәнстанда «Шаман уты» дигән чара узды. Бу – төрекмән халкының борынгы йоласы, ул “Нәүрүз” җитүеннән хәбәр бирә.
Чарада делегацияләр составында килгән артистлар катнашты. Алар милли киемнәрдән учак тирәли әйлән-бәйлән уйнап, йола җырлары башкардылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте