Хөрмәтле журналистлар!
Сезне 14 декабрь, 11:00 сәгатьтә, “ТАТМЕДИА”ның (Декабристлар ур., 2) конференц-залында узачак матбугат конференциясенә чакырабыз!
16, 17 һәм 18 нче декабрь (көнгә 3 тапкыр: 13:00, 16:00, 18:30 сәгатьләрдә) Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова әсәре буенча куелган “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакленең премьерасы була.
Спектакльнең жанры – лабиринт. Режиссёры – Резеда Гарипова; рәссамы – Илшат Вилданов; композитор — Александра Мостафина, Марат Шәяхмәтов, Ания Фәйзрахманова (JUNA төркеме); хореограф – Резедә Муллагалиева; хормейстер – Алия Хәмзина; ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов; дирижер – Ильяс Камал; инструменталь ансамбль җитәкчесе — Евгения Малетина; режиссер-куратор — Зөлфәт Закиров.
Спектакльдә Татарстанның халык артисткасы – Ләлә Миңнуллина; Татарстанның атказанган артистлары – Әлфия Хәсәнова, Рөстәм Гайзуллин; М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары – Резедә Сәләхова, Артем Пискунов; яшь артистлар – Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Салават Хәбибуллин, Лилия Камалиева, Айдар Фәтхрахманов, Альбина Гашигуллина; чакырылган артист Зәринә Вилданова һәм КТУ студентлары катнаша.